Ачуланса гүзәлем,
Шул мизгел үк сизәмен:
Кара шәлен ябына,
Офыклардан агыла,
Ялт-йолт селки камчысын,
Эреле-вак тамчысын;
Сибә, бөрки иңемә,
Куып кертә өйемә.
(Яшенле яңгыр)
Риза Шәфи
Күктә идек-
Төпкә иңдек.
(Яңгыр тамчылары)
Риза Шәфи
Ай бирә, кояш ала.
Көмеш бөртекләре сыман
Җем-җем итеп тик тора.
Аны сибә ай һәм томан,
Аны кояш киптерә.
(Чык)
Зәки Нури
Җирнеке - күктә.
Суны җирдән эчә, диләр,
Эчкәч - күккә күчә, диләр.
Канаты юк - оча, диләр
Җиргә кире төшә, диләр.
(Болыт)
Зәки Нури
Йөреп тора - эзе юк,
Елый белә - күзе юк.
Җирдән менеп, җиргә төшә,
Йөри-йөри тирләп-пешә.
Мин көчле, дип үзен мактый,
Янәсе,кояшны каплый.
Ә җил чыкса - курка башлый,
Яктан-якка юрта башлый.
(Болыт)
Зәки Нури
Болытларга иярәм,
Дугам күккә күтәрәм;
Тасмаларым юам да,
Киптерәмен дугамда.
(Салават күпере)
Риза Шәфи
Колак, борынны уып,
Өеңә кертә куып.
(Салкын)
Риза Шәфи
Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин.
Иң тирән җирләрдән үтәм,
Әз генә дә батмыйм мин.
(Боз өстендә)
Шәүкәт Галиев
Утта янмый, суда батмый,
Ташкын булмаса - акмый.
Судан курка судан туса да,
Кар түгел ул салкын булса да.
(Боз)
Зәки Нури
Урамда - өелеп ята,
Өйгә керсә - су була.
Язын ул киткән юллар
Гөрләвекле юл була.
(Кар)
Зәки Нури
Ачуыннан сызгырган,
Тузаннарны туздырган.
Кулсыз ачкан капканы,
Юлсыз киткән- тап аны.
(Җил)
Зәкия Туфайлова
Алтын укларын сибә-
Кайда гына таратмый.
Безгә көн буе карый,
Үзенә озак каратмый.
Үр менә, үрдән төшә-
Һаман йөри, иренми.
Үзе күзне йомдыра,
Үзе күзгә күренми.
(Кояш)
Зәки Нури
Җәй иртәрәк уяныр,
Кыш иртәрәк югалыр.
(Кояш)
Риза Шәфи
Берсе өстән коеп тора,
Берсе шуны эчә тора.
Берсе: "Эх, шәп!"- диеп кенә
Куе булып үсә тора.
(Яңгыр, җир, үлән)
Зәки Нури
Атканын күрергә була
Йокыдан иртә торсаң.
Атса да куркыныч түгел,
Матур гына. Ни ул?...
(Таң)
Гөлсинә Ясәбиева