Күпме ныграк тапталам,
Шулай ныграк макталам.
(Сукмак)
Фәнис Яруллин тәрҗемәсе
Бау да түгел,җеп тә түгел.
Бау дисәң- очы күренми,
Барсаң да ерак-ерак.
Җеп диеп әйтер идең дә-
Йомгакка булмый урап.
(Юл)
Зәки Нури
Зарланып әйтмим
Су өстендә сузылып ятам,
Ләкин су эчә алмыйм.
Кеше күчерәм яктан-якка,
Ә үзем күчә алмыйм.
(Күпер)
Зәки Нури