Приветствую Вас, Гость

Канаты юк, аягы юк,-

Тиз барып җитә.

Теле дә юк, өне дә юк,-

Хәбәрең илтә.

     (Телеграмма)

          Риза Шәфи

Үзе юкның тавышы бар:

Йомыш әйтер танышы бар.

        (Телефон)

            Риза Шәфи

 

 

 

Юл буена тезелгәннәр,

Иңнәренә җеп элгәннәр;

Шул җепләрне өзсәң әгәр,

Синнән миңа килми хәбәр.

   (Телефон, телеграф чыбыклары)

          Риза Шәфи