Коймасы юк, бинасы юк,
Ике капка, кат-кат ишек:
Кергән саен күпне беләм,-
Миңа шулай, сиңа ничек?
(Китап)
Риза Шәфи
Нәрсә беләсең килсә дә,
Син җавапны аннан тап.
Телгә оста,
белеме күп,
Аның исеме...
(Китап)
Гөлсинә Ясәбиева
Озын, юка, төп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл:
Юллары озынлыгын
Беләм санап сызыгын.
(Линейка)
Риза Шәфи
Ишекле, тәрәзәсез
Тап-тар өйдә яшиләр;
Хәзерләгәндә дәрес
Чиратлашып эшлиләр.
(Пеналдагы карандаш, каләм һ.б)
Риза Шәфи
Торалар бергә бер йортта.
Төрлесе төрле төстә...
Ак кәгазьдә бер кул йөртә
Төрлесен төрле эшкә.
(Төсле карандашлар)
Зәки Нури
Йолка-йолка битләрен,
Саный үткән көннәрен.
(Календарь)
Риза Шәфи