Мәзәк табышмак
Әти кеше кайта
Кибеттән.
Алган әйберләре
Күп икән.
Дүрт төргәк ике
Беләктә.
Бишәр итек һәрбер
Төргәктә.
Үткән - сүткән күреп
Аптырый.
Төшенергә тели
Һәм сорый:
- Бу кадәр күп итек
Кемнәргә,
Гаиләгез шулай
Зур мәллә?
Әти кеше әйтә
Елмаеп:
- Юк, китмәдек әле
Күбәеп.
Хатыным һәм нәни
Улым бар,
Итекләргә менә
Урын бар.
Кирәк минем нәни
Улыма
Егерме пар итек
Елына.
Йә, әйтегез әле,
Балалар,
Итекләрне кемгә
Алганнар?
(Кырыгаякка)
Мизхәт Хәбибуллин