Бар да "Т" дән башлана,
Уртада - уртак аваз.
Дүрт сүз булсын-азакка
Кирәк хәреф тап та яз.
Бер сүзең биек булсын -
Болытка тиеп торсын.
Бер сүзеңне нурлы ит,
Кояшлы һәм җырлы ит.
Өченче сүзең синең
Киресе булсын киңнең.
Дүртенчесе хәреф исә -
Чиста киемгә тисә,
Пычратучы сүз бирсен!
Әйдә,уйла,тиз бул син...
(Тау, таң, тар, тап)
Зәки Нури