Приветствую Вас, Гость

Зиннур Мансуров

Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эш­е Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы авылда механизатор булып эшлә­гәннән соң, 1967-1972 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аннары ике ел Биробиджан шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, журналистлык эшчәнлеге башлана: ул әүвәл «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975-1983), «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983-1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган га­сырның туксанынчы еллары башында, язучыларның XII корылтаенда сай­ланган идарә әгъзасы буларак, З.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.

Зиннур Мансуровның беренче шигырьләре балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә, соңыннан Та­тарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» исемле күмәк җыентыкта (1970) басыла. Шул ук 1970 елда аның бер шәлкем шигырьләре яшь каләм тибрәтүчеләрнең күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар»да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» дип аталган күләмле генә беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. Китап әдәби җәмәгать­челекнең, шул җөмләдән Сибгат Хәким, Әхсән Баян, Равил Фәйзуллин ке­бек тәҗрибәле шагыйрьләрнең уңай бәя-фикерләренә тап була.

З.Мансуров — нечкә хисле лирик шагыйрь. Аның публицистик яңгы­рашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә багышланган шигырьләрендә дә фикер хисси сурәт-образларга төрелеп бирелә. Шагыйрь тормышта, таби­гатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә.

З.Мансуровның әдәби иҗаты күпкырлы. Ул, лирик, публицистик ши­гырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, сю­жетлы шигырьләр һәм поэмалар жанрында да уңышлы эшләп килә. Аның ике тарихи персонажның — Явыз Иванга кол итеп җибәрелгән Казан хан­бикәсе Сөембикә белән Киев Русеның әсирлеккә төшкән кенәзе Василий­ның хатыны Ярославна арасындагы символик монологлар рәвешендә алар-ның эчке кичерешләрен тасвирлаган «Ике егълау», каһарман язучыбызга багышланган «Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»ннан юллар» исемле һәм мифологик темага язылган «Хозыр галәйһиссәламне эзләү» дигән поэмалары идея-эстетик яңгырашы белән дә, форма өлкәсендәге яңа поэтик табышлары белән дә әдәби тәнкыйтьтә зур кы­зыксыну уята.

З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул — шулай ук әдәби­ят, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. Аның бу төр хезмәтләре, мәкалә-уйлануларының бер өлеше «Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле китапларында урын ала. 1989 һәм 1993 еллар­да ул, татар милли җыр жанрының классик хәзинәсен тәшкил иткән иң по­пуляр җырларны туплап, ике зур җыентык бастырып чыгара. Озак еллар буе «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләгән тәҗрибәле мөхәррир буларак, ул газета сәхифәләрендә татар мәдәниятен, татар телен, әдәбият һәм сәнгать казанышларын пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә.

Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә,2005 елда аңа һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемен­дәге Дәүләт премиясенә лаек була.

З.Мансуров — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кул бирәм: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 112 б. – 3000 д.

Йөз суы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96 б. – 3200 д.

Ваем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 110 б. – 3000 д.

Юлын белгән арымас: тормыш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 168 б. – 1300 д.

Алып батырга шелтә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1994. – 30 б. – 10000 д.

Яшәү үзәне: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 319 б. – 2000 д.

Күңел сәфәре: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 222 б. – 1500 д.

Җәрәхәтле йөрәк җылырак: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 448 б. – 3000 д.

Күңелдә фидаи яшәсә: әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турында уйланулар. – Казан: Мәгариф, 2006. – 495 б. – 2000 д.

* * *

Көнгә шөкер кылуы: шигырьләр, поэмалар / Г.Игебаев тәрҗ. – Өфө: Китап, 2000. – 296 б. – 1500 д. (Башкорт телендә.)

* * *

Тысячелистник: стихи. / пер. с татар. – М.: Современник, 1983. – 64 с. – 10000 экз.

Душицы белый запах: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 128 с. – 3000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ә й д у л л а Р. Йөз суы // Шәһри Казан. – 1999. – 9 июль.

Р ә ш и т Ә. Инеш тулып ак болытлар ага // Ватаным Татарстан. – 1999. – 14 июль.

М и н г а л и м Р. Яшәү үзәнендә таулар бар // Мәдәни җомга. – 1999. – 16 июль.

Г а т а ш Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең... // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 152–157 б.

Б а я н о в Ә. Егерме еллык сәфәр // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 июль.

Х и с а м о в Н. Күңел тирәнлеге // Шәһри Казан. – 2003. – 11 апр.

Б а т у л л а Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак // Татарстан яшьләре. – 2003. – 17 июнь.

Г а т а ш Р. Шагыйрь йөрәге җәрәхәтсез булмас // Мәдәни җомга. – 2003. – 27 июнь.

Ә х м ә т җ а н о в М. Тарих һәм шагыйрьнең яралы йөрәге // Шәһри Казан. – 2003. – 25 июль.

Г а ф и я т у л л и н а Н. Хәтер сызлануы // Казан утлары. – 2004. – № 1. – 177–181 б.

Н о г м а н и Р. Шагыйрь нигә ачына? // Татар иле. – 2004. – № 15 (апр.).

У р м а н ч е Ф., М ә х м ү т о в Х. Камиллек өлгесе // Ватаным Татарстан. – 2004. – 16 апр.

Г ы й з з ә т у л л и н Р. Җәрәхәтле йөрәк җылысы // Татар иле. – 2005. – № 22 (июнь).

* * *

К у т у й Р. Все в первый раз – и в последний // Респ. Татарстан. – 2003. – 29 марта.

М у с т а ф и н Р. Теплее греет раненое сердце // Респ. Татарстан. – 2004. – 9 апр.

Материал http://www.sptatar.ru сайтыннан алынды.

Мәрзия Фәйзуллина

Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗемәнова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946—1956 елларда Казанда төрле оешмаларда — халык судында секретарь, милиция бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. Илленче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы — «Салават күпере» дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 1956—1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», «Зур дулкыннар», «Гөлнар мәктәпкә бара» дигән шигырь китаплары дөнья күрә.
1958—1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М. Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп «Балалар өчен» шигырьләр» кулъязмасын тәкъдим итә. Имтихан комиссиясе тарафыннан анын диплом эшенә «бик яхшы» дигән бәя бирелә. Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963—1965 еллар арасында М. Фәйзуллинаның Детгиз, «Малыш» нәшриятларында рус телендә «Цветочные часы», «Стихи», «Пропала кошка» исемле өч китабы басылып чыга. Тәнкыйтьче В. Дементьевның «Октябрь» (1963 ел, № 11), балалар язучысы С. Баруздинның «Наш современник» (1964 ел, № 9) журналларында басылган мәкаләләрендә, шулай ук күренекле балалар шагыйрәсе Агния Бартоның РСФСР язучыларының икенче съездында ясаган чыгышында бу китаплар авторның иҗади уңышы дип бәяләнә.
М. Фәйзуллина — татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрәнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуваш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.
1980 елда М. Фәйзуллина әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
М. Фәйзуллина—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Материал http://kitap.net.ru сайтыннан алынды.

Бари Рәхмәт

Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан ССРның Гурьев өлкәсе) Жилая Коса поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да аның «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә.

Бөек Октябрь революциясеннән соң Б. Рәхмәт, Кызыл Армия сафларына алынып, 1918-1921 елларда Казандагы татар запасной батальонында хезмәт итә, 1919 елдан Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә.

1921 елда армия сафыннан демобилизацияләнгөч, Б. Рәхмәт 1932 елга кадәр туган якларында яши, 1932 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, төзү трестларының берсендә эшли.

Б. Рәхмәт Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң өлкәннәр өчен язган шигырьләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагын да ачыла төшә. Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт нигездә балалар әдәбияты өлкәсендә эшли.

Б. Рәхмәт 1957 елның 26 маенда кинәт вафат була. Ул 1952 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Материал http://shigriyat.ru сайтыннан алынды.

Мәхмүт Газизов

 Мәхмүт Мөхәммәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа.

        1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963–1969 елларда туган төбәге мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, 1970 елда М.Газизов, гаиләсе белән Чаллыга күчеп килеп, шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданнарында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен М.Газизов «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.

       Мәхмүт Газизовның «Такташ безнең белән» дигән беренче шигыре матбугатта 1956 елда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда, әдәби альманахларда аның исеме даими күренә килә, 1969 елда исә яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Җыентык матбугатта уңай бәя ала, Зәки Нури аны «шагыйрьлек»кә беренче «уңышлы имтихан» дип атый.

       Шагыйрьнең Чаллы чоры шигъри иҗаты, Хәсән Туфан сүзләре белән әйткәндә, «индустриаль яңгырашы» белән үзенчәлекле. Эш-хезмәт, төзелеш темасы аның 1976 һәм 1990 елларда басылып чыккан «Тәгәри китте йомгагым», «Мәйдан» исемле җыентыкларының төп эчтәлеген тәшкил итә.

      Мәхмүт аз Газизов, төп белгечлеге буенча укытучы-тәрбияче буларак, бигрәк тә соңгы елларда балалар шигъриятендә дә актив эшләүче шагыйрьләрдән. Аның балаларга атап язган шигырьләре «Бер, ике, өч...» (1972), «Гаҗәеп көн» (1995), «Ике куян койрыгы» (2001) дип аталган җыентыкларында, «Аргамак» журналының 1996 елның 7 нче санында «Журнал эчендә китап» сериясендә басылган «Серле иҗек» һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы китапханәсе сериясендә дөнья күргән «Кыска буйлы әкиятләр» (1998) исемле кушымта-китапларында урын ала.

       М.Газизов – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Материал http://www.sptatar.ru сайтыннан алынды.

ХАЛИКОВ ХӘКИМҖАН

                                                                                                                         (1933–2002)

Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул Арча педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Әтнә районының Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1954–1960 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1979–1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981–1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәби альманахы мөхәррире, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының бүлек мөхәррире вазифасын башкара.

Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре Арча, Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллар башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән Х.Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла. 
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, Х.Халиков балалар психологиясен яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә.

Аның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын тәшкил итә.

Әдип – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998).

Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

Х.Халиков – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

                                                           ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдызлар ничәү?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 23 б. – 15000 д.
Шук бабай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 15 б. – 20000 д.
Тынычлык гөле: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 32 б. – 9000 д.
Энәбикә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 32 б. – 12000 д.
Озын колаклы батыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. –16 б. – 10000 д. 
Октябрятлар шәһәре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 31 б. – 8000 д.
Эшләпәле дуслар: сәхнәләштерелгән уен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 20 б. – 15000 д. 
Уйныйсың киләме?: сәхнә уеннары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48 б. – 9000 д.
Иң шатлыклы көнем: шигырьләр, әкиятләр, уеннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 88 б. – 10000 д.
Рәхим итегез: шигырьләр, башваткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 48 б. – 10000 д.
Матурмы син?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 10000 д.
Канатлы мәче: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, арифметик табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 64 б. – 20000 д.
Яшел докторлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 18 б. – 300000 д.
Зиһен ачкычлары: сәхнә уеннары, арифметик табышмаклар, грамматик башваткычлар һәм телшомарткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 81 б. – 10000 д.
Бәхет чишмәсе: шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 143 б. – 10000 д.
Сакчы күркә: шаян шигырьләр, телшомарткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 79 б. – 7000 д.
Иң гадел дус: шигырьләр һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 150 б. – 3000 д.
Канатлы куян: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 64 б. – 3000 д.

                                                                            *  * *
Конфетное дерево: стихи для детей / пер. с татар. Л.Ханбекова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 48 с. – 50000 экз.
Где моя дорога?: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 32 с. – 150000 экз.

                                                                      ИҖАТЫ ТУРЫНДА 

Кәримов К. Сереңне яшерәм димә // Татарстан яшьләре. – 1983. – 27 гыйнв.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 153–156 б. 
Сөнкишева И. Бер очрашу – бер гомер // Сабантуй. – 2003. – 11 гыйнв.
Хәкимҗан Халиковның тууына 70 ел // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 183–184 б.

Материал http://matbugat.ru сайтыннан алынды

Ясәбиева Гөлсинә Мөнибулловна - Яр Чаллы педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.