Берен-җере уза-уза
Ике туган сызым сыза;
Ике туган ике якта
Куя өтер, куя нокта.
(Чаңгы һәм аның таяк эзләре)
Риза Шәфи
Түп-түгәрәк яссы мин,
Кышка уен ясыймын:
Этәләр дә төртәләр-
Җәтмәләргә кертәләр.
(Хоккей алкасы)
Риза Шәфи
Килсен бозлы көз генә,
Ике туган- без генә,
Йөзне терәп көзгегә,
Сырлы бизәк-эз генә-
Төшерәбез тиз генә;
Тик сыгылма тез генә
Тота алсын төз генә.
(Тимераяклар)
Риза Шәфи
Утырып шуам аңа:
Табаннары бик шома.
Шуам ятып та аңа,
Нәрсә булыр ул?...
(Чана)
Гөлсинә Ясәбиева