Приветствую Вас, Гость

Исмагилова Рания Равильовна  - Сабабаш төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 

Тәрбия дәресләре (хикмәтле китап)

Минем кулда, дусларым,

"Тәрбия дәресләре".

Сез әйтерсез: "Бу китап

Инде безгә нәрсәгә?"

 

     Әгәр сез әти икән,

     Бу китап бик кирәкле.

     "Әти сүзе бер була", - дип,

      Ул бит безне өйрәтте. 

 

Әгәр сез әни икәнсез,

Балалар үстерәсез,

Бу китапның кирәклеген

Сез күптәннән беләсез.

 

         Без эшлибез мәктәпләрдә,

  Димәк, һәркем тәрбияче.

Нинди генә балалар юк,

Кирәк китап тәрбиячесе.

 

    Шулвакыт сезгә ярдәмгә

   Шушы дәреслек килер.

  Нинди тәрбия бирергә

    Ул сезгә ярдәм бирер.

 

Димәк, шундый нәтиҗә:

Алыгыз бу китапны.

Тәрбиядә калышмассыз

Укыгыз һәрвакытны.

 

 

Куркыныч төш

Беркөн шулай, иртән торып,

Мин мәктәпкә ашыктым.

Соңга калдым ахрысы, дип,

Бар көчемә мин чаптым.

 

      Барып керсәм мәктәбемә,

 Кыңгырау шалтыраган.

    Йөрәгем "жу" итеп куйды,

    Дәресләр бит башланган.

 

Менеп киттем кабинетка,

(9 ларга тарихка)

Кереп бассам, шаклар каттым,

Харис абый утыра.

 

Аңлашылды, ачык дәрес!

Бүген бит минем чират!

Ни эшләргә белмичәрәк

Торам уртада карап.

 

Ярар дидем. Хәзер инде

Дәрес сөйләргә кирәк.

Шыгырдап ишек ачылды.

Кереп килә бит Ирек.

 

"Кер" димме, "кермә" димме,

Белмим нәрсә әйтергә.

Минем кебек соңга калган,

Булдым аны кертергә.

 

Дәрес бара әкренгә,

Мин сүз әйтмәкче булам.

Балаларның китап-дәфтәрләре юклыгын,

Мин шунда күреп алам 

 

Шыбыр тиргә баттым хәзер,

Үземнең юк планым.

Дәресне ничек башлыйм соң?

Мин бик озак уйладым.

 

Планым юк, китабым юк,

Бер сүз әйталмыйм һаман.

бик курыктым, агарындым,

Дерелдимен шул заман.

 

Шуннан соң мин ишетәм:

Шалтырады кыңгырау.

Шулвакыт сискәнеп куйдым,

Дәрес беттеме шулай?

 

Кыңгырау түгел, сәгатем

Тора икән шалтырап.

Шыбыр тиргә баткан көе,

Ятам шулай аптырап.

 

Торып уйлыйм, әле ярый

Төш кенә икән бу дип.

Чынлыкта да мондый хәлләр

Була күрмәсен диеп. 

 

Тавык төшенә тары керә,

Укытучының - дәрес.

Һәрвакытта дәрес белән

Саташабыз иртә - кич. 

 

 

Рәхмәт сезгә чын күңелдән

Яхшы теләгегезгә

Күңлем минем гел изгелек

Тели һәрберегезгә.

Бәхетле бул дидегез сез!

 

Бәхет дигән төшенчәне

Һәркем аңлый үзенчә.

Ә мин бәхет дигән сүзне

Аңлыйм түбәндәгечә.

 

Әти-әни кочагында

Яраткан бала булдым.

Үз теләгән кешем белән

Аннан мин гаилә кордым.

 

Бер-бер артлы өч балам,

Өч бөркетем тудылар.

Өч егетем, алар минем,

Ышанычым булдылар.

 

Шулар янына тагын

Бар яраткан эшем дә.

Мәктәбем турында уйлап,

Үтә иртәм, кичем дә.

 

Үз эшемдә минем өчен

Хезмәттәшләр кадерле

Сезнең белән бергә эшләү.

Миңа бик тә күңелле.

 

Кайгыны да, шатлыкны да

Уртаклашабыз бергә

Әле ярый һәр көн саен

Сез бар хәлне белергә.

 

Әйтер сүзем шул дусларым

Яшик, эшлик дус булып.

Авырлыклар килсә әгәр,

Торыйк без бердәм булып.

 

Багышламалар 

Хезмәттәшебез Халилова Венера Сунгатулловнага

Венера апа! - дибез аңа

Барыбыз да яратып

Сабыр да ул, гадел дә ул

Сөйли һәрчак яратып.

 

Рәсемен дә матур ясый

Җырлый да ул, бии дә.

Кирәк чакта була безгә

Әти белән әнигә дә

 

Апабызны яратабыз,

Хөрмәтлибез, зурлыйбыз.

Киләчәктә аның кебек

Булырбыз дип уйлыйбыз.

 

Туган көнен уңаеннен

Телибез изге теләк

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Шулар инде иң кирәк.

 

Таянычың - Рамиль абый

Яныңда булсын һәрчак

Хич шигем юк, улларың да

Йөз аклыгың булачак.

 

Яхшы хезмәттәш буларак

Хөрмәтебез зур сезгә.

Әле шулай ик күп еллар

Эшләргә язсын безгә.

 

Дусларым, сез дә әгәр

Уйласагыз, минемчә.

Берегез дә бокалларны

Куймагыз, күтәрмичә.

 

 

Хезмәттәшебез Гөлсинә Мөхәрләмовнага!

Гөлсинә апа әллә инде

Сиңа 50 тулдымы?

Карап торсаң үзеңә

50 биреп булырмы!

               Җитез дә син, бик яшь тә

               Шуңа өстәп  бик тырыш та.

               Һәрбер җиргә юл табасың

               Югалмыйсың бер эштә.

Сиңа карап сокланабыз

Һич аптырап калмыйсың.

Киңәш сорап керсәк әгәр

Бер дә кире бормыйсың.

              Балалар һәм авыл халкы

              Якын итә үзеңне.

              Уртак телне табып кына

              Башкарасың эшеңне.

Авылыбыз өчен дә син

Бик зур хезмәт башкардың.

Синең тырышлык белән

Музей эшли башлады.

                 Барсына да рәхмәт әйтеп

                 Изге теләк телибез.

                 Бергә – бергә һәрвакыт

                 Эшләргә язсын дибез.

Алга таба да шулай

Гел хөрмәт булса иде.

Һәрбер эшең теләгәнчә

Гел алга барса иде.

Изгелегең һич югалмас

Килер алгы көнеңә.

Һәрчак терәк һәм таяныч

Гаиләң булыр үзеңә.

Аерым рәхмәт әйтим әле

Шәхсән үз исемемнән.

Хезмәт юлымны башладым

Гел синең ярдәм белән.

         Практикага кайткан идем

         Булдым синең сыйныфта.

         Балаларны яратасың

        Дәрес бирәсең оста.

Карап-карап тордым да мин

Нәкъ шулай кирәк,дидем.

Бары Гөлсинә апа кебек

Укытучы булам дидем.

       Әлегедәй хәтерлим мин

      Ул көннәр үтте рәхәт.

     Шул вакыттан бирле инде

     Гел әйтеп киләм рәхмәт!

 

                 Хезмәттәшебез Рамил Хатыйповичка!

Егет кешегә җитмеш төрле

Һөнәр дә аз әле диләр.

Рамил абый өчен генә

Әйтелгәндер бу сүзләр

               Ниләр генә ясамыйсың,

               Кулыңнан килә бар да.

               Матур итеп җыр сузасың,

               Сыздырасың баянда.

Әкрен генә, җайлап кына

Башкарасың бар эшне.

Авыл халкы, балалар да

Яраталар үзеңне.

                 Гаиләдә син яхшы ир,

                 Үрнәк әти һәрвакыт.

                 Балаларыгыз үсәләр,

                 Гел сездән үрнәк алып.

Күңелең  гел яхшылыкта,

Туры синең юлларың.

Чынга ашсын иде ,дибез,

Синең барлык уйларың.

               Бар коллектив исеменнән

               Изге теләк телибез.

               Бергә- бергә һәрвакыт

               Эшләргә язсын дибез

Үтегез Венера апа белән

Тормыш юлын гел бергә.

Балаларның куанычын

Күрергә язсын сезгә.

 

Сабирҗанова Алисә Альбертовна - Сабабаш төп мәктәбенең информатика, физика, математика укытучысы

Үзем турында үзем

Үзем турында сүземне

Башлыйм хатирәләрдән

Киләчәкне билгеләүче

Балачак мизгеленнән.

Кечкенәдән хыялландым

Укытучы булырга.

Туры килде моның өчен

Бик күп хезмәт куярга.

Хыялым чынга ашты—

Мин хәзер укытучы.

Тормыш дигән зур капканың

Хәзер белем ачкычы.

Укытучы бик күп һөнәр,

Хезмәт иясе икән.

Ул хезмәтне хәзер сезгә

Кыскача сөйләп китәм.

Уянып күзне ачуга

Уйлар төшә башыма:

Билге саны, дәрес планы—

Бар да бергә бутала.

Мәктәп бусагасын атлауга

Җ анлы тормыш башлана.

Ул сөйләүгә һич ялгансыз

Сөяксез тел дә ара.

Дәрес бетә, тәнәфесләр

Бер дә үтми заяга:

Бер атналап кабатлыйбыз

Бер көнлек көзге балга.

Өйгә кайтам, ләкин ял юк.

Иртәгә кабат эшкә.

Берничек тә әзерлексез

Кереп булмый дәрескә.

Балаларны өйрәткәндә

Бар талантлар ачыла.

Туры килә җ ырларга һәм биергә дә,

Шигырьләр дә язарга.

Үзем турында сүземне

Тәмамлыйм шушы урында

Тик белегез: укытучы

Барысын да булдыра!

Октябрь, 2009 ел

  

Кишергә мәдхия (реклама)

Күзегез күрми башласа,

Йә буегыз үсмәсә,

Еш авырып мәктәпкә дә,

Барырга хәл җитмәсә.

Диагноз сезнең билгеле,

Язабыз рецепт сезгә:

Кишер суын һәр көн саен

Кирәк булыр эчәргә.

Сок булмаса, кишерен дә

Мөмкин көн дә ашарга,

Бу авитаминозга каршы

Көрәш өчен бер чара.

Кан басымы күтәрелмәс,

Ангинаны белмәссез,

Язва, рак кебек авыру

Читләп үтәр, әйткән иде диярсез.

Калий, тимер,

Йод һәм фосфор

Кишернең туганнары

Иммунитетыбыз өчен

Иң кирәк булганнары.

Чәчләрегез коелса да,

Кишер суы эчегез.

 Битегезгә маска итеп,

Иртә-кичен сөртегез.

Күрдегезме, ничек кирәк

Организмга кишер.

Кул астындагы даруның

Яшик файдасын күреп!

 

Өстәл яклау

Бүген бәйрәм, тантана.

Шуңа күңел шатлана.

Җиргә тамган тир тамчысы

Муллык китерә алганга.

 

Безнең тырыш хезмәтебез

Сый-нигъмәттә чагыла.

Җаныгыз ни теләсә,

Барысы да бар монда.

 

Кабак, суган, чөгендер,

Бәрәңге, алма, кишер

Әйтерсең, тере җаннар,

Вакытның бер мизгелендә

Туктап кына калганнар.

 

Кабак кораб булып йөзә,

Мәтрүнә булып бии.

Кишер канат куеп оча,

Әйтерсеңлә кошмени.

 

Чөгендер көзге алдында

Матурланып утыра.

Ә суганнар аңа карап,

Чын күңелдән соклана.

 

Бәрәңгеләр тезелешеп

Кар бабайга әйләнгән.

Ә ташкабак чәчәк булып

Бүген бәйрәмгә килгән.

 

Яшелчә, җиләк-җимештән

Пешерелгән бәлешләр

Яңа гына мичтән чыккан,

Бар да матур, килешләр.

 

Шундый матур, бай табынга

Сез дә рәхим итегез.

Әзерләнгән сый-нигъмәттән

Авыз итеп китегез!

 

Яз сулышы

 

Кояш иртән тәрәзәдән

Миңа елмаеп көлә.

Тамчы тама түбәләрдән

Шуңа күңел сөенә.

 

Ак мамыктай кар капланган

Җирне кояш иркәли.

Энҗе бөртек, күзгә күренеп,

Назга түзә алмый, эри.

 

Кышкы салкыннан бозланган,

Талган татлы йокыга,

Күңел җеби һәм уяна.

Өмет баглый язларга.

 

Кошлар җыры ишетелә.

Буш оялар җанлана.

Кышкы тынлык көннән-көнгә,

Шау-шу, чыр-чуга чума.

 

Бөреләнә матур хисләр,

Күңел сыймый читлеккә.

Җай чыкканны көтеп тормый

Очар иде киңлеккә.

 

Бар җиһан эшкә тотына.

Матурлыкка ашкына.

Кар сулары ярга сыймый,

Киңлекләргә ашыга.

 

Яз яңалык хәбәрчесе,

Тормыш бүләк итүче.

Бар җиһанны яшеллеккә,

Тереклеккә күмүче.

 

Хуш киләсең

Кадерле яз!

Әйдә, әйдә, рәхим ит!

Назга сусаган җаннарны

Зур бәхеткә күмеп кит!

 

Су буенда

Тау битләре, тигезлекләр

Яшеллеккә күмелгән.

Дулкынлана, җанлангандай була

Йомшак искән җил белән.

 

Су өстендә чебен-черки

Кара күч кебек гөҗли.

Уенга мавыккан сабыйдай,

Гүя су белән уйный.

 

Өзелеп-өзелеп сайрагач,

Талга куна сандугач.

Канат җилпеп, су коена

Бер кат сусавын баскач.

 

Шомырт агачына гүя,

Кар бөртеге сибелгән.

Хуш ис таратып җиһанга,

Ямь өстенә ямь биргән. 

 

Халиилова Венера Сунгатулловна - Сабабаш төп мәктәбенең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы

Әти-әнигә үпкәләп күз яшьләре түгәбез .
Әни дияргә тилмергән ятимне дә күрәбез.
Эшем авыр, акчам аз дип зарланганда түрәләр,
Берәүләрнең эше дә юк, алар да көн күрәләр.
-Ябыгырга кирәк, -диеп ач тормакчы булганда,
Кемдер туйганчы ашарга тилмерә бу дөньяда.
Сөйгәннәрне юкка әрләп җимерәбез киртәләр, 
Ә ярларын югалтканнар сыкрап гомер итәләр.
Зур-зур йортларга сыймыйбыз,нидер җитми һаман да,
Кемнеңдер йоклар урыны юк, төн уздыра далада.

Булганына шөкер итеп,шатланып,янып яшик!
Ходабызга рәхмәт укып, игелек кылып яшик!
Сау чакларында кадерлик туганнарны, дусларны,
Яшик җирдә һәрчак үтәп Аллаһыбыз кушканны!

 

Яңа ел белән!
Яңа яуган карны шыгырдатып
Туры юлдан атлау ,һай, рәхәт.
Тәңкә карлы, йомшак табигатьле
Туган ягым, сиңа мең рәхмәт!
Карчәчәкләр бөтерелеп очып
Битләремә килеп сарыла.
Күңелемдә туган ташкын хисләр
Шигъри юллар булып агыла.
Төн каралыгын да якты итә
Ай нурында җемелдәгән кар.
Карның шыгырдавык авазында
Әкияти сихри моңнар бар.
Яңа елга аяк баскан чакта
Барлык теләкләребез изге.
Капкаларны беркайчан да 
Какмасын кайгы җиле
Бәхет-шатлык, сәламәтлек
Алып килсен ул һәркемгә.
Яшик әле без куанып 
Яңа туган һәрбер көнгә!
Барчагызны тәбриклибез
Ашкынган Ат елы белән.
Әйдә, рәхим ит, Яңа ел 
Урының булсын гел түрдә!

* * *

Бәхетле булырга җирдә
һәркемнең дә хакы бар.
Тик бәхетнең ни икәнен 
Кемнәр ничек аңлыйлар.

Берәүләргә бәхет- йокы,
Берәүгә- яраткан эш.
Берәүләргә- туган йорты,
Берәүгә - шәраб, җимеш.

Кемгәдер - авырлыкларны. 
Каршылыкларны җиңү,
Берәүләргә тынычлыкның, 
Тормышның кадерен белү.

Кемгәдер - данга күмелү,
Бүләкләр, шөһрәт алу,
Берәүләргә бу тормышта
Үз-үзең булып калу.