Приветствую Вас, Гость

Әниемнең туган көненә

Әниемнең исеме Лилия

Чәчәк кебек үзе дә,

Бәхет-шатлык, озын гомер

Телим сиңа мәңгегә!

 

Бу көндә мин сиңа

Хисләремне әйтермен!

"Мин сине яратам" диеп,

Шигырь бүләк итәрмен.

 

Туган көндә иң кирәге

Бүләк түгел ул!

Иң зур бүләк чын күңелдән

Тәбрик итү ул.

     Әхмәтҗанова Рүзилә. 4 нче сыйныф

 

 

 

Әниемә

Минем әнием укытучы

Балаларны ярата.

Ул зурларга бик тырышып,

Тарих фәнен аңлата.

 

Ә өйдә без әти белән

 Бер әнигә дүрт егет.

Барсына да өлгерә ул,

Тормый һичкайчан җебеп.

 

Бәйли, тегә, җыештыра.

Тәмле ашлар пешерә

Күп итеп керләр юа ул,

Булыша әбиләргә.

 

Бәйрәм уңаеннан, әни,

Әйтәм, сиңа, зур рәхмәт!

Синең кебек әни булгач,

Өч малайга бик рәхәт.

      Исмәгыйлов Ранил. 4 нче сыйныф

 

Яз килә

Мин ясап куйдым оя,

Кошкайларга бүләккә.

Кайтыгыз тизрәк, кошлар,

Туып үскән җирлеккә.

Яз килә, кояш көлә,

Бар дөнья матурлана.

Хуш исле чәчәк үсә,

Йөрәккәем шатлана.

Хөсәенова Инзилә - 3 нче сыйныф укучысы

Хәлилова Венера Сөнгатулловна җитәкчелегендә Саба районы Сабабаш төп мәктәбендә эшләүче «Яшь журналист» түгәрәгендә укучылар шигырьләр, мәкаләләр язарга, рәсем ясарга өйрәнәләр. Әлеге түгәрәктә укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез:

Көтеп алган бәйрәмебез

Яңа ел җитте

Бүләк-күчтәнәчләр алып

Кыш бабай килде.

Кар явып торган иртәдә

Саф һава, рәхәт!

Бүләкләрең өчен сиңа

Кыш бабай, рәхмәт!

                                          Исмәгыйлев Ранил 4 сыйныф укучысы