Приветствую Вас, Гость

Җиргә төшсә, сикерә,

Суга төшсә, батмый ул.

Этсәң-төртсәң тәгәри-

Бер урында ятмый ул.

      (Туп)

          Зәкия Туфайлова

Суксаң еламый, сикерә,

Булганда тамагы тук.

Хәле бетсә пыф итә дә,

Бетә гомере. Ни ул?

    (Туп)

        Гөлсинә Ясәбиева

Очын очка ялгадым

Очларын табалмадым.

      (Боҗра)

            Риза Шәфи