Приветствую Вас, Гость

Һәҗәр әбинең оныгы - Җиһан,

Песие - Мырауҗан,

Эте - Галимҗан,

Әбинең ничә оныгы бар?

                        Мәрзия Фәйзуллина

   Без ничәү?

Әтием бар

Әнием бар

Ике апам

Әниемнең

Әнисен дә

Бик яратам,

Ә без аның

Оныклары

Өчәү инде

Шулай булгач,

Без барыбыз

Ничәү инде?

 

   Чиясез калмыйммы?

Егерме чиянең 

Өчесе энемә,

Бишесен ашатсам

Бәләкәй сеңлемә,

Дусларга өләшсәм

Әгәр дә сигезен,

Чиясез калмыйммы

Шуннан соң мин үзем?

    Хакимҗан Халиков

   Бәягә бәйләп.

Бер ярым балык бәясе бер ярым тиен! -

Балык бик арзан икән дип, син дә бер сөен.

Аннары төгәл җавап әйт- без сорау бирсәк:

Өч балык күпме торганын исәпләп күрсәт!

                                (Өч)

                                          Зәки Нури