Приветствую Вас, Гость

Унике йорт авылда,

Бүлмәнең туган йортыңда;

Үз бүлмәңне беләсең,

Елына бер керәсең.

       (Туган көнең)

                 Риза Шәфи

Аяз таңда- көнбатышка,

Аяз кичтә- көнчыгышка,

Басып торам әбәт-төштә -

Була төньяк юнәлештә.

       (Күләгә)

               Риза Шәфи

Бөтенебез- егермедер,

Тик уныбыз һөнәрледер;

Уныбыз эшләп бирерне

Уныбыз эзләп йөгерде.

         (Кул һәм аяк бармаклары)

                 Риза Шәфи

    Болар нәрсә?

Киемгә охшамый,

Киям үзен- салмыйм.

Аны кимәсәм, мин

Китап укый алмыйм.

       (Күзлек)

            Бари Рәхмәт

Һәрвакыт тагылып йөри,

Һич качып булмый аннан:

Йә бара арттан ияреп,

Йә бара атлап яннан.

      (Күләгә)

                Мәрзия Фәйзуллина

    Миннән  калмый

Иртән- кичен була озын,

Төш җиткәч була кыска.

Тотмакчы булсак без үзен,

Бездән кача бик оста.

Ничек тиз чаба шулкадәр,

Каян җитезлек таба?

Без аңардан качсак әгәр,

Ул бездән калмый чаба.

     (Күләгә)

           Зәки Нури

    Кошлар түгел...

Аслы-өсле куначага

Ап-ак тавыклар кунган.

Ашыйсы ашларын алар

Алалар синең кулдан.

      (Тешләр)

              Зәки Нури

    Эшчеләр кемнәр?

Ике эшченең

Бер энесе бар.

Ә ул эненең 

Абыйлары юк.

      (Кызлар)

           Зәки Нури

      Кемне кем күтәргән?

Нәни кыз- ир җилкәсендә!-

Бик шәп урын сайлаган.

Нәни кызның әнкәсенә

Ир әнкәсе кайнана.

        (Ата кеше үз кызын)

                Зәки Нури