Приветствую Вас, Гость

Мылтык түгел

Мылтык түгел - үзе ата,

Куркытмый ул шартлап та.

Күбәләк тә, бал корты да

Аны өзелеп ярата.

Күрсә, кеше дә шакката,

Я, нәрсә ул? Әйт, Гата? 

             (Чәчәк)

                           Бари Рәхмәт

Ай – яй матур агач соң,

Кызыл төймәләр таккан.

Төймәләре ачы соң

Өзеп, авызга капсаң.

                (Миләш)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Көзләр җиткәч, алкаларның

Иң матурын таккан ул.

Ал – кызыл күлмәген киеп,

Каршыбызга баскан ул.

            (Зелпе) 

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Чикләвек агачы үзе,

Тик үсми безнең якта.

Көе дә бар. Җырлыйм аны

Сезне сагынган чакта.

                (Эрбет)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Карарга ник яратмыйдыр,

Күз тиядер карасаң.

Карамаска тырыш, зинһар,

Ул агачны яратсаң.

           (Карама)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Чәчәкләрем аллы – гөлле,

Меңләгән энәм сакта.

40 төрле  дәва булам

Кеше авырган чакта.

             (Гөлҗимеш)

                 Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Камырлы да түгел үзе,

Ә исеме ябышкан.

Чәнчергә дә күп сорамый,

Әгәр бераз ялгышсаң.

             (Камырлык)

                    Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Кыш көне дә яшел кием

Килешеп тора безгә.

Күркәләр бүләк итәрбез,

Килерсез әле көзгә.

             (Нарат)

             Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Кайрым яшел,яфракларым

Сөйләшәләр җилсез дә.

Йорт салырга теләсәгез,

Бүрәнә булам сезгә.

            (Усак)

                  Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Җилсез көндә яфраклары

Лепердәп серләшәләр.

Көзен бергә коелырга

Диеп сүз берләшәләр.

                    (Усак)

                      Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Мылтык түгел - үзе ата,

Куркытмый ул шартлап та.

Күбәләк тә, бал корты да

Аны өзелеп ярата.

Күрсә, кеше дә шакката,

Я, нәрсә ул? Әйт, Гата?

               (Чәчәк) 

                  Бари Рәхмәт 

Куллары күп, аягы- бер.

Нәрсә соң ул? Уйлагач,

Әйтерсез миңа җавабын.

Үсеп утырган ...

            (Агач)

                   Гөлсинә Ясәбиева

Агачларның яфрагы юк:

Кыш бабай холкы кырыс.

Коелмый бары кышын да

Чыршыдан яшел ...

         (Ылыс)

                Гөлсинә Ясәбиева

Язын туам, җәен үсәм,

Кышка таба мин үләм.

Кеше мактый,маллар ашый,

Исемем минем ...

          (Үлән)

            Гөлсинә Ясәбиева

Берәү иде- җиргә иңде,

Күтәрелде- башын иде:

Санап кара- ничәү инде.

          (Көнбагыш)

               Риза Шәфи