Бормалы дип тормады,
Юл ярды, арымады:
Ияргән туганнарын
Үзеннән аермады.
(Елга, инешләр)
Риза Шәфи
Бер аргамак, ике тәртә,
Чапкан саен көче арта.
Агышлары- келтер-келтер,
Тавышлары- челтер-челтер,
Чаба-чаба- чабып китми,
Ага-ага- агып бетми.
(Агым,чишмә)
Зәки Нури