Приветствую Вас, Гость
Мин Сабабаш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хәсбиева Дилә Динар кызы. Мин  мәктәптә "4" ле һәм "5" ле билгеләренә генә укыйм. Төп хоббиларым булып хоккей һәм фигурное катание  тора. Ә өстәмә хоббиларым баскетбол, волейбол, бәйләү, чигү. Тагын мин бик тә пешерергә, китап укырга яратам. Бик күп район һәм республика конкурсларында уңышларым күп.

1)Район күләмендә уткәрелгән оста куллар бәйгесенең  “Бәйләү” номинаияциясендә 3 нче урын.

2)Россиякүләм “Кенгуру” конкурсында җиңу.

3)”Татарстан- Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Тамчы” шоу бәйгесендә җиңү.

4)Районкүләм “Иҗат-бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваль-конкурсында “Актерлык осталыгы” номинациясендә 1 нче урын.

5)Районкүләм “Быстрее,выше,сильнее” интеллектуаль уенда 3 нче урын.

6)Шахмат лагерендә үткәрелгән ярышта 2нче һәм 3 нче урыннар.

7)Районкүләм баскетболл ярышында 3 нче урын.

7)Районкүләм бию конкурсында 2 нче урын.

8)Район күләмендә шорт-трек ярышында 3 урын һ.б

Мин шулай ук бик тә компьтерда эшләргә, презентацияләр, анимацияләр төзергә яратам.